news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Таиландтан Казанга кайтучы пассажирлар арасында балалы гаиләләр дә бар

Ләйлә Фазлыева Казанга төшәчәк самолетта республиканың кайсы районнарыннан күпме кеше булуын әйтте.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Таиландтан Казанга кайтучы пассажирлар арасында балалы гаиләләр дә бар. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Кайберәүләр балалары белән барган. Исемлектә 18 яшькә кадәр 27 кеше. 2018-2019 елларда туган балалар бар», — диде. Яше 65 тән узган биш кеше исәпләнә. Алар барысы да автобуска утыртылып, ике атнага «Ливадия» санаториена обсерваторга озатылачак.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, кайтучылар исемлегендә 115 кеше, ләкин күбрәк булуы да ихтимал. «Бортта Киров өлкәсе гражданнары да бар. Алар да обсерваторга җибәрелә. 115 кешенең 60ы — Казаннан, Чаллыдан — 23, Әгерҗе — 1, Әлмәт — 4, Бөгелмә — 1, Югары Ослан — 4, Алабуга — 1, Зәй — 1, Яшел Үзән — 5, Лаеш — 3, Мамадыш — 1, Түбән Кама — 8, Питрәчтән өч кеше», — диде.

Премьер-министры урынбасары әйтүенчә, туристларны төшергәч, автобус дезинфекциягә җибәреләчәк. Автобус йөртүче өчен максималь күләмдә саклау чаралары кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100