news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр кечкенә шәһәрләре билгеле булды

Рейтинг 1-12 май көннәрендә балалар белән яшәү өчен кунакханә һәм йортларны арендалау мәгълүматларына таянып әзерләнгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Кырым, Карелия республикалары, Ярославль, Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендәге кечкенә шәһәрләр май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр бишлеккә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Tvil.ru сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Рейтинг 1-12 май көннәрендә балалар белән яшәү өчен кунакханә һәм йортларны арендалау мәгълүматларына таянып әзерләнгән.

Кырымдагы – Судак, Карелиядәге – Олонец, Ярославль өлкәсендәге – Мышкин, Мәскәү өлкәсендәге – Можайск һәм Тверь өлкәсендәге Андреаполь шәһәрләре май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр кечкенә шәһәрләр бишлегенә керә.

Әлеге шәһәрләрдә туристлар кунакханә һәм йортларны 2-7 көнгә белешеп куя, алар тәүлегенә 1,5-3,2 мең сум акча сарыф итәргә әзер.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot