news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: «Игелекле гамәлләр кечкенә эшләрдән башлана»

«2015 ел хәйриячесе» Республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе Айрат Хәйруллин Фонды булды

 (Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Игелекле эшләр башкаруны традициягә әверелдергәннәрне кичә Казанда бүләкләделәр. Алар казанышларын күрсәтеп, күкрәк какмыйлар, янәшәңдәгеләргә булышуны батырлык түгел, ә тормыш нормасы дип саныйлар. «2015 ел хәйриячесе» Республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе Айрат Хәйруллин Фонды булды. 2003 елда төзелгән Фонд мондый югары бәягә инде бер генә ел лаек булмый. Фонд, күп балалы гаиләләр, балалар приютлары, картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, мәктәпләр, җәмәгать һәм дини оешмалар кебек мохтаҗларга ярдәм итеп, актив социаль эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Хәйруллин Фонды тоткан төп акчалар РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның шәхси акчаларыннан тупланган. Фондның үз эшчәнлеге чорында күрсәткән ярдәме 50 миллион сумнан артып китә.

"Без җәмгыятьтә янәшәңдәгегә ярдәм күрсәтү ихтыяҗын тәрбияләргә тиешбез, - дип саный Айрат Хәйруллин. – Арабызда теге яки бу сәбәпләрдән тормышы авыр хәлдә калган, бәлагә тарган кешеләр бар, аларга дәвалану өчен кыйммәтле дарулар таләп ителә, җәмгыятькә яраклашуга мохтаҗ физик мөмкинлекләре чикле кешеләр бар. Ләкин дәүләт һәрвакытта да бу проблемаларны бюджет хисабына хәл итә алмый. Хәйриячелек кебек хәрәкәтнең булуы бик яхшы, һәм ул һәр татарстанлы үзенең янәшәсендәге кешегә ярдәм кулы суза алырлык массакүләм төс алсын иде. 100, 200 яисә 500 сум күләмендә әллә ни зур булмаган акчалар булсын ул, игелекле гамәлләр нәкъ менә кечкенә эшләрдән башлана", - ди депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100