news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын азык-төлек җыеп, шау-шу тудырмаска өндиләр

«Ихтыяҗ зур булган шикәр комы, он, көнбагыш мае запаслары кимендә ике айга җитәрлек», — диде Марат Җәббаров.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан халкын күпләп азык-төлек алып, шау-шу тудырмаска өндәде.

«Азык-төлек запаслары җитәрлек, ажиотаж тудырмаска чакырам. Ихтыяҗ зур булган шикәр комы, он, көнбагыш мае запаслары кимендә ике айга җитәрлек», — диде ул Министрлар Кабинетында брифингта.

Министр сүзләренчә, ике айлык запас дигәндә, складлар, тарату үзәкләре сыйдыра алырлык продукция күләмен күздә тотарга кирәк. Кибетләргә тарату үзәкләреннән беренче ихтыяҗ товарлары кайтарылып тору даими контрольдә булганын әйтте.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, илдә ашлык белән тәэмин ителеш 150 проценттан артык. «Россия үзен ашлык, он, икмәк, ит һәм сөт продукциясе, көнбагыш мае, шикәр комы белән тулысынча тәэмин итәрлек дәрәҗәдә», — диде.

Марат Җәббаров бездә җитештерелмәгән продуктларга да кытлык булмаячагына ишарәләде. «Россия импортерлары чит илләр белән эшли. Азык-төлек белән тәэмин ителештә куркыныч янамый», — дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100