news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы көннәрдә бәяләр арткан товарлар һәм азык-төлек продукциясе билгеле

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мондый вазгыять Идел бук округының барлык төбәкләрендә күзәтелгәнен искәртте.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы бер ай эчендә һәм берничә көндә Татарстанда аерым бер товарларга һәм продукциягә бәяләр шактый арткан.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров узган атнада шикәр һәм яшелчәләр кыйммәтләнгәнен әйтте. Мондый вазгыять Идел бук округының барлык төбәкләрендә күзәтелгәнен искәртте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, соңгы бер айда республикада шикәр — 6,6 процентка, сөт — 4,3 процентка, сыер мае — 3,1 процентка, помидор — 11,8 процентка, кишер — 10,3 процентка, чөгендер — 8,7 процентка, кәбестә — 8,4 процентка, кыяр 4,7 процентка кыйбатланган.

Сөт соңгы бер ай эчендә 4,3 процентка кыйммәтләнгән. Министр әйтүенчә, сөт продукциясенә бәяләр тотрыклы, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, түбәнрәк.

Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сүзләренчә, 11 марттан 14 мартка кадәр кер юу порошогы, туалет кәгазе, балалар подгузниклары, теш пастасы, теш щеткаларына бәяләр арткан.

«Кулларга сиптерү өчен антисептиклар, шырпы, бала ашату шешәләренә бәяләр төшкән», — диде Лернер. Аның сүзләренчә көнкүрештә кулланыла торган шәхси гигиена товарларына, көнкүреш химиясенә ажиотаж күзәтелми. Кибетләрдә бу төр товарлар җитәрлек күләмдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100