Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр сәясәте хәзер бөтен ведомстволар игътибарында
Казанда Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясе төзү турындагы килешү имзаланды.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Казанда Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясе төзү турындагы килешү имзаланды. Тантанада округның барлык төбәкләреннән яшьләр парламентлары рәисләре катнашты. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, Яшьләр парламенты — яшь кешеләр өчен яхшы тормыш мәктәбе, һөнәр сайлауга юнәлеш алу. Яшьләр сәясәтенә федераль дәрәҗәдә дә игътибар бирелә, бу яшьләр олы тормышка физик яктан гына түгел, рухи һәм идеологик яктан да ныгып килсен өчен эшләнелә.
«Хәзер Россиядә ниләр булуы турында бик күп фейклар бар. Аларны кире кагу өчен яшьләр парламентының тавышы яктырак һәм катырак яңгырарга тиеш. Безнең максат — яшьләрне фейк басымнардан саклау», — дип өстәде Мөхәммәтшин.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән яшьләр парламентлары үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Аннары Казанда Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясе төзү турындагы килешү имзаладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз