Казанда язгы ташуга әзерлек эшләре башланды

Гражданнарга язгы ташу чорында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаткан белешмәлекләр тараталар, кешеләр һәм милекнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар хакында искәртәләр.

(Казан, 15 март , «Татар-информ»). Казанда язгы ташуга әзерлек башланды, хәзерге вакытта шәһәр объектларын саклауга юнәлдерелгән эшләр башкарыла.

Шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә белдергәнчә, шәһәрнең юл хезмәтләре тарафыннан мәйданнар һәм тротуарлардан 800 мең тоннадан артык кар чыгарылган. «Күпер аслары, 34 җәяүлеләр кичүе тирәсендәге территория кардан арындырылды, су агып төшә торган урыннар пычрак һәм чүп-чардан чистартылды», - дип хәбәр итте ул.

Тимерханов искәрткәнчә, 1 марттан районнарда су басу куркынычы янаган йортларга рейдлар башланган. Гражданнарга язгы ташу чорында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаткан белешмәлекләр тараталар, кешеләр һәм милекнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар хакында искәртәләр. Бүгенге көндә шундый йортларның 85 процентында булганнар инде.

Шәһәрнең һәр районында тиешле техникага ия мобиль төркемнәр формалаштырылган.

«Татар-информ» агентлыгы 2021 елгы ташу чорында Татарстан елгаларында суның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булачагы хакында хәбәр иткән иде.