Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт интернетта сатып алуларны куркынычсыз итү ысуллары турында сөйләде
Белгеч барыннан да элек товар сатучы турында белергә киңәш итә.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Пандемия онлайн-сатып алулар санының артуына китерде. Әмма онлайн-заказлар арта бару белән Интернетта мошенниклык очраклары да артты. Forward Leasing компаниясенең маркетинг буенча директоры Василий Пителинский онлайн-шоппингны куркынычсыз итү һәм легаль сервисларны танып белү ысуллары турында сөйләде.
Эксперт барыннан да элек товар сатучы турында белергә киңәш итә. «Сатып алу процессы җитештерүче сайты аша башкарылганда — бу бик яхшы. Сайтны һәрвакыт игътибар белән өйрәнергә кирәк: легаль компания үзе турында максималь ачык һәм тулы мәгълүмат бирә», — дип аңлата Пителинский.
Шулай ук товарның бәясенә игътибар итәргә кирәк. Эксперт сүзләренчә, әгәр ул базарныкыннан шактый түбән икән, бу бик шикле. Пителинский базар буенча уртача бәяне карарга һәм шул күрсәткечкә таянырга киңәш итә. Моннан тыш, кредит карталары мәгълүматларын ышанычлы сайтларга гына тәкъдим итү зарур. Әгәр шик туса, товарны кабул иткәндә түләү форматын сайлап алу хәерлерәк, дип искәртә белгеч.
Пителинский шулай ук төргәкнең бөтенлеген һәм документларны тикшерергә киңәш итә. «Һичшиксез, касса чегы яки ике яктан да имзаланган килешү булырга тиеш.
«Рәсми сервислар һәм кибетләр ышанычлырак — алар товарга гарантия бирә. Сатып алу куркынычсызлыгы еш кына логистика компанияләре кулында», — дип нәтиҗә ясады эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз