news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов уздырган киңәшмә WorldSkills Russia чемпионатына әзерлеккә багышланды

Киңәшмәдә 2019 елда һөнәри белем бирү буенча республика системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләштеләр.

Рафис Борһанов уздырган киңәшмә WorldSkills Russia чемпионатына әзерлеккә багышланды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). 14 мартта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов көллият һәм техникумнар җитәкчеләре белән Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм WorldSkills Russia чемпионатына әзерләү буенча киңәшмә үткәрде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә “Ворлдскиллс” – “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” автоном коммерцияле булмаган төбәк координацион үзәге вәкилләре, һөнәри белем бирә торган оешмалар филиаллары мөдирләре, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2019 елда һөнәри белем бирү буенча республика системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, һөнәри белем бирә торган оешмаларга карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Шулай ук республика җыелма командасын 2019 елда Казанда узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII чемпионаты ярымфиналларына һәм финалына әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

  • Татарстан Президенты боерыгы белән 2019 ел республикада Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot