news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада өстәмә ял көне булачак

Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара», — диелә хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан Татарстандагы күп функцияле үзәкләрнең бүлекләре һәм филиалларының эш графигы үзгәрәчәген хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot