news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров каберенә һәм ул яшәгән йорттагы элмә такта янына чәчәкләр куйды.

Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады
Абдул Фархан

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл филармония бакчасында булырга тиеш дип саный.

«Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү өчен бик аз вакыт аралыгында күп эшләр башкарылды, ул бик сирәк була. Безнең арадан киткәненә күп вакыт узмады, шул аралыкта концерт залына аның исеме бирелде, элмә тактасы куелды, бер проспектка аның исеме бирелде. Алга таба һәйкәл мәсьәләсе дә кузгатылачак. Һәйкәлнең урынын кайгыртырга кирәк, без аны филармония бакчасында булыр дип күрәбез», — дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, һәйкәл мәсьәләсе киләсе берничә ел эчендә хәл ителер.

15 февраль — Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров туган көн. Татар җәмәгатьчелеге аның каберенә һәм Николаев урамындагы элмә тактасы янына чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100