news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән 100 мең сум акча биреләчәк

Яңа дәүләт бүләге белән җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнәчәк.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың яңа дәүләт бүләге — «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бергә 100 мең сум акча биреләчәген әйтте.

«Гаилә һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга Дәүләт Советына юлламасында яңа дәүләт бүләген — „Ата-ана фидакарьлеге“ медален гамәлгә кертергә кирәклеге турында әйтте», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, медаль белән гаилә законнары таләпләре нигезендә җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнәчәк. Гаиләдә кимендә бер балигъ булмаган бала булуы мөһим. Медаль җиде бала да исән-сау булып, җиденче балага җиде яшь тулгач бирелә.

«Бүләккә Татарстанда кимендә 10 ел яшәгән, социаль җаваплы гаилә төзегән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртуны тәэмин итүче ата-аналар яисә тәрбиягә бала алучылар тәкъдим ителәчәк. Ата-ананың берсенә медаль белән бергә 100 мең сум акча да биреләчәк», — диде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100