news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» хезмәткәрләре Түбән Кама үзәк китапханәсенә 500гә якын китап тапшырды

Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан «KAMA TYRES» һәм «ТАНЕКО» предприятиеләре «Китапны яратып бүләк итегез!» бөтенроссия акциясендә катнашты.

«Татнефть» хезмәткәрләре Түбән Кама үзәк китапханәсенә 500гә якын китап тапшырды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). «Татнефть» төркеменә керә торган компания вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге Түбән Кама үзәк китапханәсенә предприятие хезмәткәрләре җыйган 500гә якын китапны тапшырды. Хәзер китапханә аларны барлык шәһәр филиалларына таратачак, анда аларны Түбән Камада яшәүчеләр укый алачак.

Шулай ук 2020 елда «Татнефть» оештырган «Рухият» рухи яңарыш фонды Түбән Кама мәдәният идарәсенә 1400 китап тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан «KAMA TYRES» һәм «ТАНЕКО» предприятиеләре «Китапны яратып бүләк итегез!» бөтенроссия акциясендә катнашты.

Халыкара китап бүләк итү көне һәр елны 14 февральдә билгеләп үтелә. Барыгызны да китаплар бүләк итәргә чакырабыз. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100