420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елдагы бердәнбер алты көнлек эш атнасы башланды.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 февральдәге эш көне шимбәгә – 20 февральгә күчүгә бәйле рәвештә өч көн рәттән ял (21-23 февраль) көтә.
22 (дүшәмбе) һәм 23 февральдә (сишәмбе) ял итү сәбәпле, киләсе атнада россиялеләр өч көн генә (24-26 февраль) эшләячәк.
РФ Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елда россиялеләрне җиде - кыска һәм бер озын эш атнасы көтә. Соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе көнне, 30 декабрьдә төгәлләнәчәк.