news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев «Хәрби туганлык» Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы булды

Тантана Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан узды.

Минтимер Шәймиев «Хәрби туганлык» Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы булды
tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә „Хәрби туганлык“ Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» дигән исем бирелде.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шәймиевкә күкрәк билгесе һәм таныклыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Тантана Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан узды.

Шәймиевкә әлеге мактаулы исемне бирү турындагы боерыкны «Хәрби туганлык» оешмасы рәисе Борис Громов имзалады. Күкрәк билгесен тапшырыр алдыннан Миңнеханов Громов исеменнән юлланган котлау телеграммасын укыды.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Әфган сугышын узган солдатлар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар ветераннарның социаль, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә бик тә рәхмәтле», - диелә текстта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100