news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март ахырына кадәр 20 дәүләт хезмәте порталның яңа версиясенә күчәчәк

Апрель аенда порталның яңа версиясе буенча ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшләячәк тавышлы ярдәмче барлыкка киләчәк.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Агымдагы елның март ахырына кадәр 20 дәүләт хезмәте порталның яңа версиясенә күчәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Ел ахырына кадәр яңа платформада халыкка иң кирәкле 100 дән артык хезмәт күрсәтеләчәк, дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Яңа платформада сервисларның яңа формалары кертеләчәк. Әйтик, апрель аенда порталның яңа версиясе буенча ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшләячәк тавышлы ярдәмче барлыкка киләчәк. Кулланучылар, сорауларга җавап биреп, формаларны тутыра алачак. Ә җәйгә кулланучыларның шәхси кабинеты һәм порталның төп бите үзгәрәчәк.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының яңа версиясе ике атна элек эшли башлады. Моңа кадәр порталның интерфейсы 2010 елда барлыкка килгән вакыттан бирле үзгәрмәде. Быел ТР социаль яклау министрлыгы порталга тагын 59 хезмәт өстәргә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100