news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында ана капиталы алучылар исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Әлеге инициатива проблемалы төбәкләрдә туучылар санын арттырырга һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына туучылар саны аз булган төбәкләрдә өченче һәм аннан соң дөньяга килгән балаларга ана капиталын түләүне күздә тоткан закон проекты тапшырды.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы әлеге инициатива авторларының берсе, Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

Акчаны 2022 елның 1 гыйнварыннан моңа кадәр ана капиталы хокукыннан файдаланмаган гаиләләргә түләргә тәкъдим ителә, диелә инициативаның аңлатма язуында.

Моннан тыш, моңарчы әлеге дәүләт ярдәменнән файдаланмаган очракта, өченче, дүртенче яки шуннан соң туган балаларны уллыкка алган ир-атлар да әлеге түләүләргә өметләнә ала.

Депутатлар фаразлавынча, бу инициатива проблемалы төбәкләрдә туучылар санын арттырырга һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100