news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тарих эзләреннән» бәйгесе игълан ителде

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрне «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Бәйгенең максаты — Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту. Чараны ТР яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге оештыра, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Бәйге өч этапта үткәрелә: I этап — 2021 елның 21 мартына кадәр бәйгедә катнашу өчен рәсемнәр җибәрелә; II этап — жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (29-31 март); III этап — йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (1-15 апрель).

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук татар әдәбиятына юнәлдерелгән рәсемнәр, ягъни классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.

Әйтеп үтәргә кирәк, Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.

«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: www.mc-idel.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100