news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Россиядән Азәрбайҗанга һәм Әрмәнстанга авиарейслар ачыла

15 февральдән Мәскәү-Баку һәм Мәскәү-Ереван рейслары башкарылачак.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне Россия коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә.

15 февральдән Мәскәү-Баку (атнага ике рейс) һәм Мәскәү-Ереван (атнага дүрт рейс) рейслары башкарылачак, дип хәбәр итә.РИА Новости.

Россия коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елның 27 мартыннан башлап башка илләр белән даими һәм чартерлы авиаэлемтәне туктатты. Узган елның августыннан Россия акрынлап башка илләр белән авиаэлемтәне яңадан гамәлгә кертә башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot