Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскиның «Дубки» мәктәп урманчылыгы экологияне саклауга өлеш кертә
Районның яшь урманчылары «Бөтенроссия эковолонтер отрядлары» бәйгесендә «Урман волонтерлары» номинациясендә җиңүгә ирешкән.
(Лениногорск, 15 февраль, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Узган елның апреленнән Лениногорскиның 3нче мәктәбе каршында «Дубки» мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Табигатьне өйрәнү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның урман турында белемнәрен арттыру — бу оешманың төп максатлары. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге урманчылык бер уй-фикер, теләкләр белән янган укучылар берләшмәсе. Бирегә 5-9 нчы сыйныф егет-кызлары йөри, барлыгы егермеләп бала шөгыльләнә. Алар Лениногорск урманчылыгы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшли. Оешма хезмәткәрләре балаларга урманчылык өлкәсендәге белемнәрен үстерүдә зур ярдәм итә, үсентеләрне утырту тәртибе белән таныштыралар.
Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резедә Мөхетдинова әйтүенчә, балалар республикакүләм бәйге, эко-проектларда актив катнашалар. «Урманнарны саклагыз», «Чыршыкай, яшә», «Кыш көне кошларны ашатыгыз» һәм башка шундый акцияләр игътибарсыз калмый. Макулатура, кулланылган батарейкаларны җыю эшләре дә алып барыла.
Фәнни-тикшеренү эшләре конкурсларында да уңышлары бар. Лениногорскиның яшь урманчылары «Бөтенроссия эковолонтер отрядлары» бәйгесендә «Урман волонтерлары» номинациясендә җиңүгә ирешкән.
Узган елның июль аенда «Дубки» урманчылары Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына катнашкан. Анда тест биремнәрен чишкәннәр, «Яшь урманчы» бәйгесендә катнашканнар, практик яктан белемнәрен күрсәткәннәр. Урманчылык җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл, мастер-класслар оештырылган.
Слет нәтиҗәсендә Лениногорск егет-кызлары тирә-юньдә юл таба алу буенча белемнәрен күрсәтеп, экологик квестта 1нче урын яулаганнар. Җитәкчеләре конференциядә катнашуы өчен диплом белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз