Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада автомобиль йөртүчегә һәм яшелләндерүчегә эш урыннары тәкъдим ителә
Эшкә урнаштыру — рәсми, тулы социаль пакет, лаеклы хезмәт хакы, кирәк очракта, тулай торактан бүлмә бирелә.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләргә автомобиль йөртүче, чәчәк үстерүче, яшелләндерүче кебек эш урыннары тәкъдим итәләр. Шәһәрнең комплекслы төзекләндерү предприятиесендә дә эш урыннары бар.
Техника саны арту сәбәпле, йөк автомобильләре йөртүче, төягеч йөртүче, автогрейдер йөртүче, тракторчыга да эш урыннары бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, предприятиегә яшелләндерүче, чәчәк үстерүче, агач һәм куакларның ботакларын кисүче, төзекләндерү буенча эшчеләр кирәк.
Эшкә урнаштыру — рәсми, тулы социаль пакет, лаеклы хезмәт хакы, кирәк очракта, тулай торактан бүлмә бирелә.
Кызыксынучылар 8(8555) 43-23-61, 8-917-917-50-85 (техника йөртүче белгечлеге буенча эшкә урнашу), 8-919-638-77-74 (төзекләндерү юнәлешендә эшкә урнашу мәсьәләләре буенча) телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз