news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Эшен югалткан кешеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала

Аны исәпләгәндә картлык буенча иминият пенсиясен исәпләү алгоритмы кулланыла.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлекләре бар. Мондый хокукка ия булу өчен ир-атларның хезмәт стажы 42 елдан һәм хатын-кызларның 37 елдан ким булырга мөмкин.

Ир-атка 60 яшь, ә хатын-кызга 55 яшь булган очракта түләүләр каралган. Бу хакта Г. В. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогеновага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында эшен югалткан кешеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Мисал өчен, ул эшли торган оешма ябылу, шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктату, штат кыскарту сәбәп булырга мөмкин. Кайбер шартларны үтәгәндә, аларга эшсезлек буенча пенсия алу мөмкинлегенә ия, диде белгеч.

Аны рәсмиләштерү өчен гражданның вакытыннан алда пенсиягә чыгуы турындагы тәкъдимнең мәшгульлек хезмәте хезмәткәреннән булуы әһәмияткә ия. Мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча укыганнан соң да, кандидатка яраклы эш таба алмаган очракта, ул вакытыннан алды пенсиягә чыгарга хокуклы була.

Эшсез кешегә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен гариза язарга кирәкми, диде Финогенова. Аны исәпләгәндә картлык буенча иминият пенсиясен исәпләү алгоритмы кулланыла.

Ерак Төньяк шартларында эшләүчеләр өчен пенсия түләүләре рәсми пенсия яшеннән 5 елга иртәрәк билгеләнә, дип өстәде белгеч.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100