news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы БТИҮне экстремистик оешма дип тануны таләп итте

2017 елда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге экстремистик оешма дип танылды.

Татарстан прокуратурасы БТИҮне экстремистик оешма дип тануны таләп итте

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ВТОЦ) экстремистик оешма дип тануны таләп итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2017 елда Интернетта БТИҮ исеменнән ачык хат чыкты, анда экспертлар милләтара ызгышка чакыру булуын ачыклаган. Анда Хәрәкәт вәкилләре республикада татар телен дәүләт теле итәргә чакырган.

Шул ук елда хәрәкәткә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге кушылды, ул өч ел элек экстремистик оешма дип танылган иде. Шуннан соң Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков БТИҮне экстремизм өчен җаваплылык турында кисәтте.

Әмма оешма үз эшчәнлеген дәвам итте. 2017 елдан 2020 елга кадәр БТИҮ вәкилләре берничә митинг оештырды, алар милләтара ызгыш чыгаруны дәвам итте. 2017 елда митингларның берсендә Россия Президенты сайлауларын бойкотлауга чакырулар яңгырады.

«Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан БТИҮ адресына гамәлдәге законнарны бозуның ярамавы турында кисәтүләр җибәрелде, алар тулы күләмдә үтәлмәде», — дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Берничә экспертиза нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең төп нигезләмәләре, оештыру принциплары һәм эшчәнлеге беркетелгән уставында шулай ук экстремизм билгеләре бар.

Ведомство кисәтүенә карамастан, БТИҮ җитәкчеләре һәм аның вәкилләре үз эшчәнлеген үзгәртмәде.

«БТИҮ эшчәнлеге экстремистик характерда һәм Экстремизмга каршы тору турындагы федераль закон нигезендә Хәрәкәт бетерелергә тиеш», — диделәр республика прокуратурасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100