Тарихчы: Көнчыгыш Кама аръягында башкортлар түгел, татарларның бабалары яшәгән

Галим күчмә башкорт кабиләсенең көньяктарак булуын Көньяк Уралның XII – XV картасы белән дәлилләде.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Кама аръягы территориясендә татар халкының Идел буе Болгар җирлегеннән килгәнен, бу җирдә татар халкының борынгы бабалары яшәгәнен әйтте.

«Актаныш территориясендә урнашкан Такталачык һәм Әзмәт каберлекләрендәге мәетләр мөселман кануннары буенча җирләнгән булган. Көньяк Уралның XII–XV картасын карасак, күчмә халыкларның көньяктарак икәнлеген күрәбез. Көнчыгыш Кама аръягында күчмә башкорт кабиләсе яшәгән, дигән сүзләр йөри. Бу дөрес түгел. Алар күпкә еракта — көньяктарак урнашкан булган», — диде ул.

Галим XIII–XIV гасырларда ясалган картаны да күрсәтте һәм каберлекләрнең Ык елгасына кадәр таралганлыгын, төрбәләрнең дә күп булуын әйтте. «Башкорт ханнары җирләнгән дигән легендалар йөри. Чынында исә, төрбәләрдә шейхларның, әйтик, Хөсәен-бәкнең җирләнгәнен исбатладылар. Ул бирегә Болгардан күченгән булган. Бу — Евразиядәге бер халыкка да хас булмаган үзенчәлек», — дип аңлатты ул.

«Алтын Урда дәүләте төзелгәннән соң, элекке Идел-Урал территориясендә яшәгән халык көнчыгышка таба күчә. Чишмә елгасы болгар һәм башка халыклар арасын аерып торган булса, XII–XIV гасырларда болгарлар Ык елгасы уртасына кадәр барып җитә. Шушы җирлектә татарларның борынгы бабалары төпләнгәне турында дәлилләнгән чыганаклар бар — чүлмәк (керамика) һәм сука белән сөрелгән җир», — дип сөйләде ул.

Искәндәр Измайлов хәзерге Актаныш, Минзәлә территориясендә яшәгән җирле халыкларның ярлыклары булуын, аларга ул Казан ханлыгыннан бирелүен дә билгеләп узды.