news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Хисамов Көнчыгыш Кама аръягында татар диалектологиясе турында сөйләде

Ул татар теленең иң зур диалекты булган урта диалектка күп төрле сөйләшләр кергәнен әйтте.

(Актаныш, 15 гыйнвар, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов Актанышта конференциядә Көнчыгыш Кама аръягында татар диалектологиясе проблемаларына багышланган доклады белән чыгыш ясады.

Ул татар теленең иң зур диалекты булып саналган урта диалект (казан татарлары диалекты) үз эченә зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында һәм аларга якын булган төбәкләрдә — Казан артыннан башлап, Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган күп санлы сөйләшләрне алганын әйтте.

«Казан арты сөйләшләре (Әтнә, Лаеш, Балтач, Мамадыш, Дөбьяз — Казан арты районнары), тау ягы сөйләшләре (Кама Тамагы, Норлат, Тархан — Идел һәм Зөя елгалары арасы), керәшен татарлары сөйләше (Казан арты, Түбән Кама сөйләшләре - Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының чиктәш районнары), нагайбәк (Чиләбе өлкәсе), бәрәңге (Мари Иле), минзәлә (Татарстанның көнчыгыш, Башкортстанның көнбатыш районнары), нократ-кистем (Киров өлкәсе һәм Удмурт Республикасы), касыйм (Рязань өлкәсе), златоуст һәм красноуфим сөйләшләре (Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнары, Свердловск өлкәсе), эчкен (Курган һәм Чиләбе өлкәләре)», — диде Олег Хисамов.

Ул региондагы татарларның тел үзенчәлекләрен беренче булып фәнни яктан өйрәнгән рус галиме А.Г. Бессонов булганын искәртте.

«Шушы регионда киң таралыш алган, минзәлә сөйләшенең фонетик үзенчәлеге саналган „d“ тартыгын А.Г. Бессонов татар әдәби телендә кулланылышта булган „д“ тартыгы белән тәңгәлләштерә. Бу авазны үткән гасырның 50 елларында Казан артыннан һәм тау ягы районнарыннан язып алынган диалектологик текстларда да очратабыз. Ягъни, бу аваз минзәлә сөйләшендә генә түгел, урта диалектның башка сөйләшләрендә дә булган», — диде Олег Хисамов.

«Сөйләшнең төп фонетик үзенчәлекләре итеп интерденталь [d] авазының кулланылуыннан тыш (Беd, сабан туйы, димәйбеd, җийыын дибеd), сүз башында [й] тартыгы урынына [җ] тартыгын куллануны күрсәтергә кирәк. Бу үзенчәлек, гомумән, сөйләшнең генә түгел, урта диалектның төп үзенчәлеге һәм урта диалектның барлык сөйләшләрендә дә очрый. М-н, җафрак — яфрак, җозак — йозак, җон — йон, җөрү — йөрү һ.б.» — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100