Галимә: XVIII–XIX йөз документларындагы «башкорт» атамасы — милләт күрсәткече түгел

Эльмира Сәлахова бу атаманы халыкның социаль катламын күрсәтү өчен кулланылганын әйтте.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова XVIII–XIX йөз документларындагы «башкорт» атамасының милләт күрсәткече булмавын әйтте. Бу нәтиҗәне ул Актаныш районы Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталачык авылларының метрика документларын өйрәнгәннән соң ясаган.

«XVIII–XIX йөз документларында кулланылган „башкорт“ атамасы — милләт күрсәткече түгел. Мондый атамалар метрика язмаларында халыкның социаль катламын күрсәтү өчен еш кулланылган, анда беркайчан да милләт язылмаган», — диде ул.

Галимә Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталачык авыллары Әнвәр Әсфәндияровның «Аулы Мензелинских башкир» хезмәтенә башкорт авыллары буларак кертелүен әйтте. Авылларның тарихын өстән генә өйрәнүне ул зур хата дип бәяләде.

«Бу очракта „башкорт“ сүзен анализлауны кирәк дип тапмыйлар. Тарихчы булмаган гади халык моны ничек бар, шулай кабул итә. Метрика язмаларыннан карасак, биредә башка төбәкләрдән күченүчеләр, хезмәте өчен җир кишәрлекләрен алучылар шактый күп була», — диде Эльмира Сәлахова.

Аның сүзләренчә, 1937 елда Мәскәүдә басылган «История Татарии в материалах и документах» җыентыгына кертелгән бер документта 1730 елда Казан губернаторы Артемий Волынский «Россия Империясендә башкорт мәсьәләләренең торышы һәм аны чишү юлындагы алымнар» язмасында башкортлар яшәгән җирләрдә халык санын бик тиз үсүен, аларның бу җиргә җир салымының югарылыгыннан төрле исемнәрдән качып килүен әйтә.

«Моннан 20 ел элек кенә 35-40 меңнән артмаган башкорт саны хәзер качкыннар хисабына йөз меңнән артып китте. Казан, Себер, Темников һ.б. өязләрдә яшәүче татарларның яртысыннан артыгы башкортка күчте. Башка крестьян булмаган халыклар да — мордва, чуваш бөтен авыллары белән ясактан качып, шунда үк күчтеләр», — дип яза губернатор», — дип мисал китерде Сәлахова.