news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора

«Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.

Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора
Салават Камалетдинов

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Актанышта дәүләт театры ачылу ниятләнә. Бу хакта Актанышта фәнни-гамәли конференция ачылышында сәламләү чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте.

«Актанышта „Агыйдел“ дәүләт җыр һәм бию ансамбле горурлык булып тора. Быел Актанышта дәүләт театры ачуны бурыч итеп куябыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу мәсьәләне эшләп бетерү бурычы куелды. Бу максатка ирешсәк, бу зур тарихи вакыйга булыр иде», — диде район башлыгы. 

«Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.

Ул Актанышта 50дән артык театр эшләп килүен, шул исәптән 10 халык театры, 1 муниципаль театр булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot