news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә күп балалы ике ана балалары белән ай буе очрашмаган

Коронавирус сәбәпле, өлкәннәр йортында социаль хезмәткәрләр өйләренә кайтмыйча эшләгән.

Чирмешәндә күп балалы ике ана балалары белән ай буе очрашмаган
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Коронавирус инфекциясе сәбәпле, социаль тармак белгечләренең эшләре икеләтә артты. Райондагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре дә җиде сменада дүрт айга якын изоляция режимында хезмәт куйды. Хезмәткәрләр арасында күп балалы аналар да булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хезмәткәрләр, ике төркемгә бүленеп, икешәр атна территориядән бер дә чыкмыйча эшләде, өлкәннәр белән гел бергә булдык. Кайберәүләр хәтта икешәр смена тоташ эшләргә дә авырсынмады», — ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.

Биредә 13 ел шәфкать туташы булып эшләүче Наталья Миронова, һич икеләнмичә, икенче сменага калырга теләк белдергән. Йомшак күңелле, татлы телле ханымны әби, бабайлар бик ярата. Наталья Леонидовна аларны игътибар белән карап, тиешле уколларын ясый, киңәшләрен бирә, психологик ярдәм дә күрсәтә.

Өлкәннәрне караучы Анна Сафронова да биредә яшәүчеләргә ярдәменең кирәгрәк икәнен аңлап, монда бер ай өенә кайтмыйча эшләгән. Биш бала анасы Светлана Мигедерова да йортын, балигъ булмаган өч сабыен иренә калдырып, авыр вакытларда әби-бабайлар янында була. Изоляция чорында Екатерина Скворцова да тырышып эшли. Әлбәттә, дүрт бала анасына сабыйларыннан озак вакыт аерылып тору ансат булмагандыр: бәләкәенә ике генә яшь. Әби-бабайларның өс-башларын, бүлмәләрен чиста тоту, урын өстендә ятучыларны ашату, юындыру өчен дә алар җаваплы.

Дүрт ел биредә каравылчы булып эшләүче Әнәс Хөсәенов та постында ике сменага калган. Әлегә кадәр дә бик тату коллектив бер-берсенең эшләрен бүлешмичә, бергәләп башкаралар, бер-берсенә булышалар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее да изоляция көннәренә туры килде. Шулай да йорт-интернатта яшәүче тыл ветераннары ул вакытта да игътибарсыз калмады, санитар таләпләрне үтәп, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларга күчтәнәчләр китерде, ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100