news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аз керемле гаиләләргә түләүләр артачак

Демографик бурычларны хәл итүгә илнең киләчәге бәйле, диде Россия Президенты.

Россиядә аз керемле гаиләләргә түләүләр артачак
архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Балалары булган аз керемле гаиләләргә түләнә торган акча артачак һәм аны түләү 4 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Дәүләт башлыгы үз чыгышын демография мәсьәләсеннән башлады. Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар тууны арттыруга бәйле. Туучылар санын арттыру күп балалы гаиләләргә күрсәтелгән дәүләт ярдәменә бәйле.

«Шул сәбәпле 3-17 яшьлек балаларга айлык түләүләр кертүне карарга тәкъдим итәм. Моны 2020 елның 1 гыйнварыннан ук эшләргә кирәк», — диде Россия Президенты.

Түләүләр бер кешенең кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә кагылачак, диде президент. Яңа түләүне алу өчен гариза язарга һәм рәсми керемне күрсәтергә кирәк булачак.

«Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын — 5,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Әмма болар гына түгел. Без бу системаның ничек эшләгәнен бәяләячәкбез һәм әгәр дә яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр булса киләсе елдан аларга тулы яшәү минимумын түли башлаячакбыз. Бу 11 мең сумнан артыграк акча», — диде дәүләт башлыгы.

2020 елның гыйнварыннан Татарстанда балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа төр ярдәмнәр кертелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буена өстәмә түләүләр булдырылды.

Бу ярдәм Татарстандагы барлык күп балалы гаиләләргә дә күрсәтелә. Әгәр гаиләнең керемнәре яшәү минимумыннан түбән икән, аларны балалар бакчасы өчен түләүдән азат итәләр. Шулай ук 3 яшькә кадәр балалары булган һәм яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләргә дарулар алу өчен ел саен 10 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак.

Шулай ук Татарстанда яшәүче биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен дә ярдәм бар. 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең һәр әгъзасының керемен яшәү минимумына кадәр җиткерә торган пособие булдырылды. Татарстандагы алты йөздән артык гаилә ай саен һәр кеше өчен 4 меңнән артык акча алачак.

Республикада һәм илдә демографик вәзгыятьне Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән илкүләм проектлар үзгәртергә тиеш. Узган елда Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 26 млрд сум бүлеп бирелгән. Иң әһәмиятлеләренең берсе — «Демография» илкүләм проекты. Ул балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа төрләрен, өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшыртуны һәм гражданнарны сәламәт тормыш рәвеше алып баруга өндәүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100