news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрларга һәм депутатларга чит ил гражданлыгы алу тыелачак

Дәүләт хезмәтенең миссиясе нәкъ менә Россиягә хезмәт итүдә, диде Россия Президенты.

Министрларга һәм депутатларга чит ил гражданлыгы алу тыелачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россиядә министрларга, депутатларга, төбәк башлыкларына һәм башка дәүләт хезмәткәрләренә чит ил гражданлыгы һәм чит илдә яшәү өчен рөхсәт алу конституцион дәрәҗәдә тыелачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Илнең куркынычсызлыгын һәм суверенитетын тәэмин итү өчен мөһим булган вазифаларны биләгән затларга Конституция дәрәҗәсендә мәҗбүри таләпләр куярга тәкъдим итәм. Нәкъ менә Федерация субъектлары башлыклары, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт Рәисе, аның урынбасарлары, федераль министрлар, башка федераль органнар башлыклары, шулай ук судьяларның чит ил гражданлыгы, чит илдә яшәү турында рөхсәте яки башка дәүләт территориясендә даими яшәргә мөмкинлек бирә башка документ була алмый», — диде РФ Президенты.

Дәүләт хезмәте юлын сайлаган кеше, беренче чиратта, үз тормышын Россия белән, безнең халык белән бәйли һәм башкача берничек тә түгел, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100