news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан белгечләре Путинның Юлламасы турында фикер алышты

Фикер алышу барышында белгечләр илдә бурычларны гамәлгә ашыру өчен акча бар, әмма моның өчен кадрлар юк дигән фикергә килде.

Казан белгечләре Путинның Юлламасы турында фикер алышты
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). Гомумроссия халык фронтының Казандагы төбәк бүлеге Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын карау нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу уздырды. Фикер алышу барышында белгечләр илдә куелган бурычларны гамәлгә ашыруга акча бар, әмма моның өчен кадрлар юк, дигән нәтиҗәгә килде.

«Үзгәрешләр турындагы мәсьәлә күптән туды, Татарстан — аңлаешлы төбәк, ул алдынгы. Әмма Россиянең башка субъектлары да бар, һәм монда Президентка иң имин шартлар булмаган яктан карарга кирәк. Һәм РФ Конституциясенә үзгәрешләр әле эшкәртеләчәк. Владимир Путинның тәкъдимнәре җәмгыятьтә каралачак һәм тикшереләчәк мондый беренче адым», — дип сөйләде идарә рәисенең беренче урынбасары — ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау департаменты директоры Артур Николаев.

«Теория Дарвина» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы партнеры Владимир Кутилов сүзләренчә, РФ Президенты илдә чаралар бар дип әйтте.

«Бездә финанс проблемасы түгел һәм монда төбәкләрнең акча алалармы-юкмы икәнлеге турында борчылырга кирәкми, алар бар — эшләгез. Ә менә гамәлгә ашыру белән зур проблемалар бар, дөресен әйткәндә, Владимир Путин балалар бакчалары турында сөйләгәндә, ул акча бирелә, ә йөкләмәләрне үтәү — бу зур проблема, диде. Чөнки социаль өлкәгә кертелгән үзгәрешләрнең һәм кертемнәрнең зур пакеты төбәк башкарма хакимиятләреннән һәм җирле үзидарәдән зур көч таләп итә, һәм куелган максатларны гамәлгә ашыру нәкъ менә аларга бәйле», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100