Казан дәүләт университетында иртәгә ачык интернет–олимпиада башлана

КДУның укыту–методик үзәге, сәләтле һәм әзерлекле балаларны барлау максатыннан, 10 гомумбелем предметы буенча катлаулы программа эшләгән
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар–информ, Римма Гатина). Иртәгә республикада беренче тапкыр Казан дәүләт университеты базасында 11 нче сыйныф укучылары өчен төп һәм база предметларыннан төбәк ачык интернет–олимпиада башлана. Унсигезенче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк олимпиаданы КДУ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. КДУның Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм тестлаштыру укыту–методик үзәге, сәләтле һәм әзерлекле балаларны барлау максатыннан, 10 гомумбелем предметы буенча катлаулы программа эшләгән.
Казан дәүләт университетының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, олимпиадада Татарстан мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары һәм ТР шәһәрләренең, районнарының, Россия Федерациясе төбәкләренең урта һөнәри уку йортлары студентлары катнаша ала. Интернет–олимпиадада катнашу бушлай, ул укучыларга олимпиада биремнәре белән танышырга, үз белемнәрен бәяләргә, киләчәктә югары белем алу урынын сайларга мөмкинлек бирә.
Интернет–олимпиадада уңышка ирешкән укучылар ачык төбәк предмет олимпиадасына Казан дәүләт университетына чакырыла. Бәйгедә җиңеп чыгучылар Казан дәүләт университетына профиль предметлары буенча имтиханнардан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен күрсәтмичә генә керү хокукына ия булачак.