news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чиләбедә Балалар этномәдәни үзәге ачылды
Яңа ачылган этномәдәни үзәк өлкәнең рус, немец, әрмән, татар, башкорт һ.б. халыклары балаларын үз эченә ала
Скопировать ссылку
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Балалар этномәдәни үзәге Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясе каршында «Малахит шкатулка маҗаралары» дип аталган милли мәдәниятләр фестивале барышында ачылды, дип хәбәр итә Урал мәгълүмат агентлыгы.
Фестивальдә 17 яшькәчә балалар катнашкан. Бәйрәмгә татар балалары да чакырылган булган. Алар анда актив катнашып татар милли костюмнарын демонстрацияләгән, милли җырлар башкарган, һәм анда шулай ук милли әкиятләрдән өзекләр күрсәтелгән.
Педагогия фәннәре докторы Римма Литвак җитәкчелегендәге Балалар этномәдәни үзәгенең беренче слеты 26 гыйнварда узачак. Анда балалар түгәрәк өстәл артына җыелып «Безгә Чиләбе өлкәсе халыкларының балалар ассоциациясе кирәкме» дигән мәсьәләне тикшерәчәкләр. Алда балалар белән уку, белемне үстерү, иҗади һәм ял дәресләре үткәрү планлаштырыла. Киләсе елдан башлап «Милли бәйрәмнәр студиясе» (фольклорны өйрәнү), «Милли мәдәният лентасы» (документаль фильмнар), «Балалар этномәдәни газетасы», «Милли лидер студиясе» проектлары эшли башлаячак.
Искә төшереп үтәбез: Чиләбе өлкәсендә 225 меңгә якын татар яши, ягъни алар өлкәнең барлык халкының 6,2 процентын тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot