Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәмендәге озын яллардан соң беренче эш көне 11 гыйнварда була
31 декабрьдәге эш көне 26 декабрь - шимбә көнгә күчерелде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
«Безне озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары белән, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелде. 26 декабрьдә 1 сәгатькә кыскарак эш көне була. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр.
Министр бер-береңә ярдәм итәргә, аеруча балалары башка шәһәрләрдә яшәүче өлкәннәргә карата игътибарлы булырга чакырды. Әти-әниләргә, туганнарга шалтыратып хәл белешергә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз