Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өй туе уздырачак
Яңа йортка 15 декабрьдә күчәргә мөмкин булачак.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 15 декабрьдә, Саба районының Шәмәрдән авылында 12 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бу турыда Татарстан Президентының Дәүләт торак фонды Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.
Мәктәп урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан йортка 9.00 сәгатьтә күчәргә мөмкин булачак.
Соңгы документларны 14 декабрьдә фонд офисында (Байлар Сабасы, Закиров урамы, 52 йорт, 124нче офис) бирәчәкләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен 8-919-621-31-92 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
«14 яшьтән өлкәнрәк барлык гаилә әгъзалары да булырга тиеш. Социаль ипотека килешүе, паспорт, бала туу турындагы таныклык алып килергә кирәк», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз