Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан базарларында чын чыршы бәясе 300 сумнан башланачак
Яңа елның төп символын шәһәр мәйданчыкларында инде бу атнада ук сата башлаячаклар.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Быел казанлылар шәһәр мәйданчыкларында табигый чыршыны 300 сумга һәм аннан кыйммәтрәк бәягә сатып ала алачак. Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Ул Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан башкаласында чыршы базарлары эшли башлаячагын искәртте. Узган елда шәһәрдә чыршы белән 20 мәйданчыкта сәүдә иттеләр, шул ук вакытта аукционнан 5 урын гына сатылган иде. Калган нокталарда сәүдә законсыз рәвештә барды.
«Быел да шундый хәлгә юл куймас өчен, күрсәтелгән урыннар конкурска куелды. Чыршыларны шулай ук 8 махсус ярминкә мәйданчыгында сатачаклар», - дип искәртте Фазылҗанов.
Ул билгеләп үткәнчә, чыршы базарлары шәһәрнең барлык районнарында (Адоратский, Восстание, Батыршин, Павлов, Зорге, Чехов, Пионерлар һ.б. урамнар) эшләячәк. Урман гүзәлен инде бу атнада ук сата башлыйлар.
«Чыршы бәясе 300 сумнан башлана. Махсус урында үстерелгән һәм тиешле документы булган агачларны гына сатарга рөхсәт ителәчәк», - дип сүзен төгәлләде Руслан Фазылҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз