news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Чечняда һәлак булган ир-атларны искә алдылар

Җиңү скверында хәрби хәрәкәт ветераннары хөрмәтенә куелган мемориаль ташка чәчәкләр салдылар.

Әгерҗедә Чечняда һәлак булган ир-атларны искә алдылар
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 14 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бу атнада Әгерҗедә Чечняда һәлак булганнарны искә алуга багышланган чаралар узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хәрби туганлык» башлангыч оешмасы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Садыйков җитәкчелегендә бер төркем хәрби хәрәкәт ветераннары Чечняда хәрби бәрелешләр вакытында яшьли гомерләре батырларча өзелгән Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Раушан Фатыйхов каберләренә чәчәкләр салдылар, аларның әти-әниләре белән очраштылар.

Илдар Тукаев исемен йөртүче 2нче мәктәптә кадетлар белән митинг уздырдылар. Җиңү скверында хәрби хәрәкәт ветераннары хөрмәтенә куелган мемориаль ташка чәчәкләр салдылар. Биредә хәрби хәрәкәт ветераннары катнашында митинг та узды.

Район Мәдәният сараенда Хәтер көненә багышланган тантаналы чарага Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәгән ир-атлар җыелган иде.

«Чечняда 286 райондашыбыз хәрби бурычын үтәде. Шуларның өчесенең гомере канлы Чечня җирендә өзелде. 35 ир-ат туган якларга кайткач мәңгелеккә югалттык. Алар мәңге безнең күңелләрдә», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100