news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйлеләр язучы Гурий Тавлин исемен мәңгеләштерә

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге шундый башлангыч белән чыккан, аны район җитәкчелеге дә хуплаган.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Зәй районы Урта Баграж авылында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлин (1925-1998) туып үскән йортка мемориаль такта куелачак. Моңа әзерлек эшләре бара. Якташыбыз исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге күтәреп чыкты, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.

Район җитәкчелеге дә бу игелекле эшне хуплады. Шулай да, тормышка ашачак әлеге гамәлдә төп роль хезмәт ветераны, районның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проектын эшләүче дә ул.

Исән булса, Гурий Тавлинга 25 декабрьдә 91 яшь тулган булыр иде. Мемориаль такта кую тантанасы Урта Багражда шул көннәргә планлаштырыла.

Язучының “Алгы сызыкта”, “Йолдызлар безгә янәшә” хикәяләр җыентыклары, “Афәт” роман-трилогиясе дөнья күреп, үз укучысын тапты. 1950-54 елларда нигезсез репрессияләнгән, соңыннан акланган булуы мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100