Дәүләт торак фонды Казанда социаль ипотека буенча конкурслар башлану датасын атады

Дәүләт торак фонды Казанда социаль ипотека буенча конкурслар башлану датасын атады

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Казанда социаль ипотека программасы буенча торак сатып алырга теләгән кешеләр өчен конкурс 17 декабрь көнне башлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта беркетмәләрне бирү һәм кабул итүгә бәйле оештыру мәсьәләләре тикшерелә. Бу юлы беркетмәләр Четаев урамы, 56нчы йорт адресы буенча урнашкан “Строим будущее” кооперативы офисында гына түгел, шәһәрнең барлык район башкарма комитетларында биреләчәк һәм кабул ителәчәк. Әлеге пунктларда Дәүләт торак фонды вәкилләренең эшләү вакыты турындагы мәгълүмат дүшәмбе көнне гаммәви мәгълүмат чаралары һәм фонд сайтында урнаштырылачак, дип ышандырды “Татар-информ” агентлыгы әңгәмәдәше.

Бюджет һәм предприятие хезмәткәрләре өчен үткәрелә торган конкурсларда 800дән артык фатир тәкъдим ителер дип көтелә. Алар Азино-1 микрорайонында 5-10, 5-11, 5-13, 5-14, 5-15, 5-16, 5-4, Авиатөзелеш районында 1-3, 1-29, 2-8, 2-10, 2-11 һәм 2-12 төзелеш номерлары буенча һәм Юдино бистәсенең Бирюзовая урамындагы йортта урнашкан. Конкурска нәтиҗәләр 2007 елның 28 декабрендә чыгарыла.

Торак төзелеше үсешенә 50 миллион сумнан артык акча күчерүче һәм фатирларны мөстәкыйль бүлергә хокуклы предприятие хезмәткәрләре өчен конкурслар алда аталган конкурс белән бергә алып барылачак. Әлеге квота буенча 200дән артык фатир бүленәчәк. Өстәвенә, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган социаль ипотека программасында катнашучыларга җирле үзидарә органнары тарафыннан бүленү өчен 200дән артык фатир тәкъдим ителәчәк.

Ноябрь-декабрь аенда уздырылган “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча Казанның 1000нән артык гаиләсе фатирлы булган. Әлеге бәхет елмайган гаиләләрнең исемлеге (исәп-хисап эшләре номерлары буенча) “Строим будущее” кооперативы сайтында урнаштырылган. Фатир сайлап алуның башлангыч беркетмәләрен алганнан һәм “Ак Барс” банкы тарафыннан түләүгә сәләтлелек расланганнан соң, әлеге гаиләләрнең счетларына балалары булмаганнар өчен торак бәясенең 35 проценты, ә балалы гаиләләр өчен 40 процент күләмендә дәүләт субсидияләре күчереләчәк. “Яшь гаилә” программасында катнашучылар арасында бүленми калган берничә дистә фатир социаль ипотека буенча конкурска куелачак, дип аңлаттылар Дәүләт торак фондында.