Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 14 градуска кадәр салкын булачак
Көндез кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран чыгарга мөмкин.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 ноябрьдә, Татарстанда һәм башкалада һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Бераз кар явачак. Көньяктан искән талгын җил юнәлешен төньяк-көнчыгыш юнәлешенә алыштырырга мөмкин.
Көндез кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран чыгарга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -5 тән -10 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава -3, -8 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның хәзерге мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 16 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Әмма чәршәмбе, 17 се көнне, алар республикага әйләнеп кайтачак. Бу көнне температураның сизелерлек күтәрелүе фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз