news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак

Күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар саныннан чыгып исәпләнәчәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.

ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйле булачак.

«Өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Тиешле вакыт өч елга кими. Дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга. Билгеләнгән яшь 10 елга кими», — диелә Пенсия фонды сайтында.

Бер яки ике бала тапкан хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү каралмаган, алар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш.

Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт—ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару. Тиешле күләмдә иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгыннан башка да ташламаларга дәгъва итү мөмкин түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100