news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр

Эксперт фикеренчә, кыскартылган эш көне кешеләрне яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш ритмына кайтару өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.

 Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин календарь елының беренче эш көнен ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим итте. Бу идеяне ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язган хатта бәян иткән. Бу хакта RT агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хатта Петунин хезмәт законнарына мондый үзгәреш кертүнең максатка ярашлыгын бәяләүне сорый. Ул искәрткәнчә, хәзер закон эшләми торган бәйрәм көненнән соң кыскартылган эш көнен билгеләү мөмкинлеге бирми.

«Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсе нигезендә, кыскартылган эш көне хәзерге вакытта эшләми торган бәйрәм көненә кадәр генә була ала», — диелә хатта.

Эксперт фикеренчә, кыскартылган эш көне кешеләрне яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш ритмына кайтару өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.

Элегрәк «Россия коммунистлары» партиясе Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин хөкүмәткә Яңа ел каникулларын 24 гыйнварга кадәр озайтырга тәкъдим иткән иде. Ул моны эпидемиологик хәлнең начараюы белән аңлатты. Партия әгъзасы Сергей Малинкович сүзләренә караганда, каникулларны ике атнага озайту коронавирустан саклануда вакыт отарга һәм массакүләм вакцинациягә әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100