news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида 2021 елда «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр

Район башлыгы Валерий Чершинцев Бурмистров урамында яшәүчеләр белән очрашты.

Менделеевскида 2021 елда «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр
«Менделеевские новости»

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүчеләр 2021 елда «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру идеясен тәкъдим итте. Район башлыгы Валерий Чершинцев Бурмистров урамында яшәүчеләр белән очрашты. Бу турыда «Менделеевские новости» яза.

Киләсе елда ишегалдында юлны киңәйтәчәкләр, яңа тротуарлар салалар, эскәмияләр һәм яңа фонарьлар куячаклар. Моннан тыш, ишегалды территориясен яшелләндерәләр.

Быел Менделеевск районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 15 ишегалдын төзекләндерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot