Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар
Алар һәлак булучыларны искә алып, һавага шарлар очырды.

(Әлмәт, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Ел саен Россия юлларында 20 меңнән артык кеше һәлак була. Әлеге акция мондый һәлакәтләрне булдырмас өчен һәм кисәтү максатыннан үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Акциягә «Золушка» балалар бакчасы да кушылды. Алар һәлак булучыларны искә алып, һавага шарлар очырды.
Соңгы 10 айда Әлмәт районында 118 юл-транспорт һәлакәте булган, 17 кеше һәлак булган, 149 төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе — тупас рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз