news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында хоккей тартмасы һәм ял зонасы ясыйлар

Быел Мәмәшир җирлеге «Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасының өч грантына ия булды.

Кукмара районында хоккей тартмасы һәм ял зонасы ясыйлар
«Трудовая слава» газетасы

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авыл җирлеге быел «Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасының өч грантына ия булды. Алынган акчаны һәйкәл яны территориясен төзекләндерүгә, ял зонасы һәм хоккей тартмасы төзелешенә юнәлдерелгән. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.

Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов сүзләренчә, һәйкәл мәчет янында  урнашкан, яңа ял зонасы пәйда булачак. Һәйкәлне үзсалым акчасына ремонтлый башлаганнар, ә грантка территорияне койма белән тотып алганнар, яктырткычлар куелган, капкалар куйганнар, 550 кв. метр җәяүлеләр юлына брусчатка салганнар.

«Спорт тренажерлары кайтты, тиздән аларны урнаштырачаклар. Шулай ук биредә балалар уен мәйданчыгы булачак. Эскәмияләр һәм чәчәк клумбалары өчен урын каралган», — диде авыл җирлеге башлыгы.

Икенче грантны яңа клуб янындагы уен һәм спорт мәйданчыгы төзелешенә юнәлдерәчәкләр. Анда тренажерлар һәм кече архитектура формалары урнаштыру планлаштырыла. Өстәмә өченче грант акчасына яңа хоккей тартмасы барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100