Ике атна эчендә Татарстанда Covid-19 вирусы белән авыручы балалар саны артмаган

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада коронавирус вазгыяте турында сөйләде.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны арта барып 9180 кеше булды. Сентябрь аенда — 721 очрак, октябрь аенда - 1187 (үсеш 52 процент), ноябрьнең ике атнасында 763 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марина Патяшина тулаем ил буенча 100 мең кешегә 1281,2 очрак теркәлгән, Татарстанда 100 мең кешегә 235,2 очрак туры килә, диде.

Патяшина мәгълүматларына караганда, соңгы ике атна эчендә Covid-19 инфекциясе белән авыручы балалар санының артуы билгеләнмәгән. Шул ук вакытта 65 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр саны — 1,5 тапкырга, коронавирус белән авыручы хезмәткәрләр өлеше — 49 процентка, коронавирус белән авыручы пенсионерлар өлеше — 57 процентка, пневмония белән катнаш өлеше — 20 процентка, Covid -19 инфекциясенең авыр формасында чирләүчеләр ике тапкырга арткан.

Республикада иң имин булмаган районнар билгеле – алар Югары Ослан (август–ноябрь айларында-100 мең кешегә 335,5 очрак) һәм Нурлат (август-ноябрь айларында-100 мең кешегә 73,3 очрак).

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, көзге каникуллар вакытында 729 мәктәп яны лагере эшләде — 47928 бала ял итте, 33 шәһәр яны лагерендә 5296 бала булды. Бу чорда 11 лагерьда 15 хокук бозу очрагы ачыкланган. Температура югары булган балалар һәм авыру очраклары ачыкланмаган.

Белем бирү оешмаларында контроль дәвам итә. Әйтик, 1 сентябрьдән иртән фильтрлар кулланып, 7075 бала һәм 137 педагог температурасы һәм ОРВИ симптомнары булганга дәресләргә кертелмәгән.

Татарстанда гриппка каршы вакцинация оештырылган. 2020 елгавакциналаштыру планы -2 341 730 кеше (ягъни халыкның 60 проценты). 1727537 (ягъни бирелгән гаризадан 74 проценты) вакцина кайтты. Бүгенге көндә 1 291 698 кеше прививка ясаткан.

Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмаларына Роспотребнадзорның барлык нормаларын һәм таләпләрен үтәү, иртәнге фильтрлар үткәрү һ. б. өлешендә контрольне дәвам итәргә кушты.