news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста 18 кеше битлек режимын бозган

Чир таралу сәбәпле, һәр кешедән битлек режимын төгәл үтәү һәм социаль дистанция саклау сорала.

(Апас, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Бу атнада Апаста 18 кеше битлек кияргә теләмәгән. Арада битлек режимын үтәмәүчеләр генә түгел, социаль дистанция сакламаучылар да бар. Бу турыда район эчке эшләр бүлегенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

«Безнең максат беркетмә төзү түгел, райондашларны чирдән саклау, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтү. Рейдларга еш чыгабыз. Сирәк булса да, битлек киясе килмәгән кешеләр очрый», — ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов.

Март аеннан башлап, бүгенге көнгә кадәр таләп-кагыйдәләргә җавапсыз караган 603 кешегә административ беркетмә төзегән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100