Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән хезмәт батырлыгы шәһәре статусына дәгъва итә
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү өчен 2020 елда билгеләнгән мактаулы исем.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Министрлар Кабинеты Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Яшел Үзән муниципаль районы җирле үзидарә органнарының тәкъдимен хупларга <…>. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Яшел Үзән шәһәренә Россия Федерациясенең „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ дигән мактаулы исем бирү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итүне хупларга», — диелә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карарда.
2020 елда Яшел Үзәнгә мактаулы исем бирү идеясен шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте. Мэрны ветераннар Советы һәм шәһәр төзүче предприятие җитәкчеләре хуплады.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү өчен 2020 елда билгеләнгән мактаулы исем. Ул Россия шәһәрләренә бирелә, аларда яшәүчеләр җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән, коллектив геройлык һәм батырлык күрсәткән.
Элегрәк хезмәт батырлыгы шәһәре статусын Казан алды. Тиешле исемнәр даими рәвештә бирелүен дәвам итә, күптән түгел аны тагын 12 шәһәр алды. Аларның исемлеге тулыландырылачак, дип ышандырды ул вакытта РФ Президенты Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз