news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Гражданнар сугышында катнашкан батыр истәлегенә һәйкәл ачылды

Александр Кондратьев үзенең соңгы сулышында да берничә ак гвардиячене юк итәргә өлгерә, үзенә дошман пулясы тия.

Лениногорскида Гражданнар сугышында катнашкан батыр истәлегенә һәйкәл  ачылды
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 14 октябрь, «Татар-информ», «Замана сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорскида Гражданнар сугышында катнашкан Александр Кондратьев истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге һәйкәл шәһәр һәм район ветераннар советы бинасы каршында урын алган.

 Һәйкәл ачылу тантанасында ветераннар советы активы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашты. Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев кыскача кызылармияче турында, һәйкәл барлыкка килү тарихы турында сөйләде. 

Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев әйтүенчә, ветераннар советының яшь комсомолчы-кызылармияче Александр аша гражданнар сугышының барлык данын, зурлыгын күрсәтәселәре килә. Александр — тумышы белән Санкт-Петербургтан. 1918 елның җәеннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. 235нче Невельск полкының хәрби комиссары була.

Ул 1918 елның 8 октябрендә булган яуда нык яралана, шулай да 10 октябрьдә иптәшләре белән разведкага барыр өчен көч таба. Пулемет белән иптәшләренең чигенүен каплый. Шунда аягы яралана. Үзенең соңгы сулышында да берничә ак гвардиячене юк итәргә өлгерә, үзенә дошман пулясы тия. Әлеге хәлләр безнең районда, шәһәрдән 8-10 км ераклыкта, Ивановкага бару юлында Ачык, ялан тау — Лысая гора дигән җирдә була.

Александр Кондратьев Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аны туган ягына — Санкт-Петербургның Богословск зиратына җирлиләр. Ул һәлак булган җирдә — тауда берничә ел элек металлдан стела куела, ләкин вандаллар стеланы йолкып алып китәләр.

«Гражданнар сугышы меңнәрчә кешеләрнең тормышын юк итте. Безгә бабайларыбыздан калган бер сабак бар: кардәшләрчә кан коешлардан да начары юк. Без төрле булсак та, без — бердәм, бер Россиядә яшибез. Әлеге һәйкәл Саша Кондратьев истәлегенә генә түгел, Россиянең барлык улларына багышлана. Саша — үсеп килүче буын өчен патриотлык үрнәге булып тора», — диде Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев.

Ветераннар советы «Тарихи хәтерләрне саклау» проекты белән грант откан. Әлеге грантның акчасын һәм муниципалитетның хәйрия фонды ярдәмендә һәйкәл куйганнар. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100