news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда үз хисабына мәчет салдырган Мөхәммәтзакир Камалов турында лекция укыдылар

Әлеге лекция Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды.

Чистайда үз хисабына мәчет салдырган Мөхәммәтзакир Камалов турында лекция укыдылар
http://dumrt.ru/

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Чистайның «Камалия» тәрбия үзәгендә Россиянең XIX гасырдагы күренекле дин галимнәренең берсе, «Камалия» мәдрәсәсенә нигез салучы, шәех һәм Нәкышбәндия тәрикаты суфие, Чистай шәhәренең «Нур» мәчетен үз хисабына салдырып, шунда ярты гасырга якын имам булып торган, мәдрәсә мөгаллиме Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция узды.

Әлеге лекция ишан хәзрәт Мөхәммәтзакир Камалов кайчандыр үз хисабына төзеткән элеккеге «Камалия» мәдрәсәсе бинасында «Алга» музеенда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды. Хәзер бу бинада «Камалия» тәрбия үзәге урнашкан. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекция Чистай шәhәре мөхтәсибәте hәм «Ак калфак» татар хатын- кызлары төзегән «Шәhәребезнең танылган шәхесләре» проекты кысаларында узды.

Лекцияне Чистай шәhәренең тарихчысы, танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова укыды. Ул Мөхәммәтзакир Камалов, аның гаиләсе, шәкертләре, танылган хезмәтләре турында бик күп кызыклы мәгьлүмат бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100